ПРОЩАНИЕ С ПОЭТОМ, ЖУРНАЛИСТОМ, ОБЩЕСТВЕННЫМ ДЕЯТЕЛЕМ РОБЕРТОМ МИННУЛЛИНЫМ

01 апреля 2020

Коллектив БГПУ им. М.Акмуллы, преподаватели кафедры татарского языка и литературы, студенты и магистранты татарского отделения института филологического образования и межкультурных коммуникаций на днях пережили тяжёлую утрату. 27 марта 2020 года в г. Казань умер народный поэт Татарстана, заслуженный деятель культуры Башкортостана, почетный профессор кафедры Роберт Миннуллин.

Смерть Роберт абый для нас огромная утрата… Светлая память о поэте сохранится в наших сердцах вечно.

 

ШАГЫЙРЬ, ЖУРНАЛИСТ, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН БЕЛӘН ХУШЛАШУ

М. Акмулла исемендәге БДПУның коллективы, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары, татар бүлеге студентлары һәм магистрантлары бу көннәрдә зур югалты кичерде. Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, кафедраның шәрәфле профессоры Роберт Миӊнуллин 2020 елныӊ 27 март көнне Казанда вафат булды.

Роберт абыйның вафаты безнең өчен зур югалту... Шагыйрь турында якты истәлекләр безнеӊ күӊелләрдә мәӊге сакланыр.

 

Юксынырбыз инде…

Сагынырбыз инде сине,

Юксынырбыз бигрәк…

Бу сагыну сиӊа түгел,

Хәзер безгә кирәк!

Шигырьләреӊ сагынырбыз.

Юксынырбыз барын –

Аккаенлы урманнарны,

Сөн буеныӊ талын.

Сагындырыр елмаюыӊ,

Төртмә телле сүзеӊ.

Бөек шагыйрь булып,

Гади булган үзеӊ.

Түзеп булыр микән, белмим.

Җырыӊ ишетелсә?!

Кем әйтер соӊ гадел сүзен,

Афәт иш(е)леп килсә?

Киӊәш эзләп кемгә килер,

Торып калган гавам?

«Мулла абый» дәресләре,

Бүген бетте… тәмам.

Сагынырбыз инде сине,

Юксынырбыз, чынлап.

Күӊел кылы ятимлектән,

Өзелгәчтен чыӊлап…

Альбина Халиуллина, 27 март, 2020 ел, Уфа.

Структура