КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!

08 апреля 2022

Сезне, филология факультеты, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар бүлеген төрле елларда тәмамлаган студентларыбызны, магистрантларыбызны вә аспирантларыбызны 2022 елның 28 апреленә М. Акмуллы исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 55 еллыгына, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чараларга чакырабыз!

Тантана 11.00 сәгатьтә Акмулла университетының филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының 409 аудиториясендә Фестиваль-очрашу белән башланып, 14.00 сәгатьтә тантаналы кичә белән “НУР” Уфа дәүләт татар театрының кече залында дәвам итәчәк.

Сезгә татар теле һәм әдәбияты кафедрасының kaf-tat.tel@yandex.ru электрон почтасына хат җибәреп, теркәү узарга кирәк. Теркәү өчен сез фамилиягез, исемегез, атагыз исеме, ничәнче елда, нинди белгечлек буенча уку йортын тәмамлавыгыз һәм бүгенге көндә кайда, кем булып эшләвегез, телефон, электрон почтагыз турында мәгълүмат язарга кирәк. Шулай ук үзегез белән бергә укыган сабакташларыгызга, филология факультетының, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар бүлеген төрле елларда тәмамлаган башка тыныш-белешләрегезгә бу чакыруны җиткерүегезне үтенеп сорыйбыз.

Бу хатны рәсми чакыру дип кабул итегез!

Бәйрәмгә рәхим итегез, без сезне сагынып көтәбез!

 

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары

Структура