Приглашаем выпускников)

19 апреля 2017

КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!

КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!

Сезне, филология факультеты, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтын төрле елларда тәмамлаган студентлар, магистрантлар һәм аспирантларыбызны, М.Акмуллы исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ачылуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичәгә чакырабыз!

Тантаналы кичә 2017 елның 27 апрелендә 17.00 сәгатьттә М.Акмуллы ис.БДПУның Концертлар (актлар) залында була (Октябрь революциясе урамы, 3-а, 2 нче уку корпусы). Бу хатны рәсми чакыру дип кабул итегез.

Сезгә М.Акмуллы ис. БДПУның сайтында (bspu.ru) филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының махсус битендә теркәү узарга кирәк. Теркәү формасы түбәндәге адрес буенча урнаштырылган http://bspu.ru/unit/33/news/12....  Кыенлык булган очракта, сез үзегез турында мәгълүматны ирекле формада (фамилия, исем, ата исеме, чыгарылыш елы) татар теле һәм әдәбияты кафедрасының электрон почтасына kaftyl@yandex.ru адресына җибәрә аласыз. Шулай ук үзегез белән бергә укыган сабакташларыгызга, филология факультеты, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган башка тыныш-белешләрегезгә бу чакыруны җиткерүегезне үтенеп сорыйбыз.

Бәйрәмгә рәхим итегез, без сезне сагынып көтәбез!


Фотографии

Структура