Студент тормышы башланды)))

03 октября 2017

Ямьле көз мизгеленең беренче көннәрен без бик тә дөрес итеп уткәрергә булдык. 18-нче сентябрь көнне татар теле филологиясе бүлегенең  беренче курс студентлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының гастрольләренә барды. Илгиз Зәйниевның “Көтәм сине” дигән мелодрамасы бер генә кешене дә битараф калдырмады. Бөтен хис-тойгыларны кузгатып, тетрәндереп, безгә рухи байлык өстәп, бер серле дөньяга алып керде ул спектакль. Булачак яшь аналарның уйларын, тормышка карашларын, мәхәббәт хисләрен актерлар матур һәм шул ук вакытта тетрәндергеч итеп сурәтли.  

Структура