Татар шагыйре Габдулла Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулу уңайлы тантаналы чаралар))

25 мая 2017

30 май көнне Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулу уңайлы тантаналы чаралар уздыра. Анда Уфа, Мәскәү, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Стәрлетамак, Бөре һ.б. шәһәрләрдән галимнәр, кунаклар катнашуы көтелә. Тантаналы кичәдә шагыйрьләр Роберт Миннуллин, Мирза Ибраһимов, Кадим Аралбай, Марат Каримов, Риф Мифтахов, Хәсән Назар, артистлар Идрис Газиев, Марат Шәрипов, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Сагынбаева, Рәмил Хаҗиев, Илнур Вәлитов, Ләйсән Шәрипова, Мәхмүт Фатыйхов һ.б. катнашалар.

Тантаналы чараларның эш тәртибе:

11.00-13.00 – «Кардәш халыклар әдәбиятларында традицияләр күчемлелеге» II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция пленар утырышы (III уку бинасы, 409 ауд.).

14.00-14.45 – «Габдулла Тукай. Энциклопедия» китабын тәкъдим итү. (II уку бинасы, Концерт залы).

15.00-16.30 – Тантаналы кичә (II уку бинасы,Концерт залы).

Адресы: Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3-а.

Фән әһелләрен, шигырь, сәнгать, китап сөючеләрнең барсын да көтеп калабыз!

Структура