Статья в газете «Кызыл тан»: «Предуниверсарийга ничек укырга керергә?»

25 июля 2018

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән К. Дәүләткилдиев исемендәге Республика сәнгать гимназия-интернаты арасында республикада гуманитар белем бирүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

Әлеге килешү гимназиядә сәнгать, социаль-гуманитар һәм филология юнәлешләре буенча профильле сыйныфлар ачуны һәм анда сәләтле укучыларны укытуны күздә тота. Дәресләрне университетның алдынгы педагоглары алып барачак. Вузның гимназиядәге укыту процессына төрле яклап ярдәм итүе белем бирү сыйфатын, гимназистларның сәләтен үстерүгә, аларны олимпиадаларга, Бөтенрусия һәм Халыкара конкурсларга, абруйлы югары уку йортларына профиль буенча укырга керергә әзерләүгә юнәлтеләчәк. Предуниверсарийга ничек укырга керергә була? Мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен бу сорау бүген аеруча кызыксындыра.Предуниверсарийфилология һәм социаль-гуманитар юнәлеш буенча 10 профильле сыйныфка укучыларны кабул итү турында игълан итте. Документларны К. Дәүләткилдиев исемендәге гимназиядә 25 августта сәгать 9дан кабул итә башлыйлар. Бу көнне мәктәп укучыларын сайлап алу туры көтә. Филология юнәлешендә - урыс теле, әдәбият, инглиз теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, ә социаль-гуманитар юнәлештә җәмгыять белеме, тарих буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре исәпкә алынып, укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

Редакция газеты «Кызыл таң»